Болгария университеты белән Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәттәшлек турында сөйләште

10 нчы сентябрь көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Болгария Республикасының Кирилл һәм Мефодий исемендәге Бөек Тырнов университетыннан Болгария фәннәр академиясенең корреспондент-әгъзасы, профессор, филология фәннәре докторы, ректорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Стоян Буров һәм аның хатыны, филология фәннәре докуторы, профессор Пенка Бурова килде. Аларны Башкортстан университетының доценты Хәбибуллин Рөстәм Камил улы озата барды.

Болгария галимнәре һәм ФһМБИ директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, аның урынбасарлары Садыйкова Гөлнара Васыйл кызы, Ярмәкәев Искәндәр Энгель улы, шулай ук Рус һәм чит ил филологиясе Югары мәктәбе галимнәре хезмәттәшлек итү юллары турында фикерләште. Киләчәктә ике университет галимнәренең уртак фәнни эшләре, студентлар белән алышу, конференцияләрдә даими катнашу көтелә. Эшлекле сөйләшүдән соң, кунакларны институт тормышы белән таныштырдылар. Стоян Буров һәм Пенка Бурова ФһМБИ һәм Казан шәһәренә соклануын белдерде.

Автор: Мухаметшин Л.М.
 
По теме
Халыкара Тынычлык көне уңаеннан 21 сентябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы каршында студентлар акциясе узды.
На экскурсию в пожарно-спасательную часть - МЧС РТ С удовольствием пришли подростки Молодежного центра МКУ «Управление по делам молодежи Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»,
МЧС РТ
Новости - Росздравнадзор Счетчик обращений граждан и организаций Поступило 43506 на рассмотрении 6541 решено 36965 ВРАЧ ВРАЧ Мониторинг безопасности лекарственных препаратов Контроль качества лекарственных средств Мониторинг ассортим
Росздравнадзор
гпмгммммммхх- - Централизованная библиотечная система 27 марта в центральной городской библиотеке прошел захватывающий квест «Охота на книги»!
Централизованная библиотечная система